TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Tataristan
Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелде

Казан, 30 июнь, 2010, «Татар-информ», Сергей Семеркин.

Бүгенге көннән башлап Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелде. ТР Хөкүмәтенең бу карары Премьер-министр Илдар Халиков тарафыннан имзаланды.

Гадәттән тыш вәзгыять режимын кертү турында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә видеоконференция режимында узган ТР Гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында игълан ителде. Аның сүзләренчә, янгын чыгу очракларын киметү һәм торак пунктларны су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән янгын-кисәтү чаралары комплексы эшләнгән.

Гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карар иткән: ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җәйге чорда янгын чыгу очракларын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә куярга; массакүләм мәгълүмат чараларында, теле һәм радиоканалларда торак пунктларны, бакча ширкәтләре һәм гражданнар күпләп ял итә торган башка урыннарны, торак фондларны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итүдә проблемалы мәсьәләләрне һәм үткәрелә торган чараларны яктыртуны оештырырга; халыкны көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат белән тәэмин итү; җирле үзидарә органнарына янгын куркынычсызлыгы тематикасына агитация һәм пропаганда материаллары әзерләү буенча методик ярдәм күрсәтү һәм халыкка почта элемтәсе, торак оешмасы, социаль яклау хезмәткәрләре, участок милиционерлары мөмкинлекләрен файдаланып таратырга.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына ведоство карамагындагы оешмаларга: урак өсте чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тәүлек буе янгын сүндерү техникасы белән кизү торуны оештырырга, янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә, урман, автомобиль һәм тимер юллар янындагы кырларны 4 метр киңлектә сукалауны оештырырга һ.б.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына гомуми белем бирү учреждениеләрендә янгын чыгу очракларын булдырмау максаты белән ремонт эшләрен үткәрүне контрольдә тотарга;

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына республика халкын көнкүрештә һәм кешеләр күпләп җыела торган объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән тәэмин итүдә катнашырга тәкъдим итү.

 
Татарстан Президенты Жуковскида “Машина төзелешендә технологияләр” форумында катнаша

Казан, 30 июнь, 2010, «Татар-информ».

Бүген Мәскәү өлкәсенең Жуковски шәһәрендә “Машина төзелешендә технологияләр” I Халыкара форумы ачыла. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Республика делегациясе составында – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин.

Халыкара форумның эшлекле программасындагы 28 чарада 18 илдән Россия һәм чит ил компанияләренең 1500 делегаты катнаша. Форумның күргәзмә программасында 314 компания катнаша. Ябык экспозицияләр мәйданы 6000 кв. метрдан артык тәшкил итә. 3500 кв. метрдан артык ачык мәйданны хәрби техника һәм машина төзелеше тармагы продукциясе били.

Форум “Машина төзелеше комплексын техник һәм технологик модернизацияләү – ил икътисадының үсеш нигезе” пленар утырышы белән ачыла. Анда РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин доклад белән чыгыш ясаячак.

Пленар утырышта 1000 гә якын делегат катнашыр дип көтелә. Алдынгы чит ил технологияләре кулланып машина төзелеше продукциясе буенча илкүләм югары технологияле производстволар булдыру; административ каршылыкларны бетерү, дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында шәхси инвесторларны җәлеп итү өчен институциональ һәм башка шартлар булдыру һ.б. буенча фикер алышу ниятләнә, дип хәбәр итә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.

 
Татарстанда гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелә

Казан, 29 июнь, 2010, «Татар-информ», Сергей Семеркин.

Иртәгә Татарстан Республикасында гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелә. Бу хакта ТР Лаеш районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика семинар-киңәшмәсендә белдерелде.

Чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов иртәгә ТРда гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелә дип белдерде. Аның сүзләренчә, һәр районда китерелгән зыянны бәяләү һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә корылык нәтиҗәләрен киметү чараларын үткәрү буенча штаблар оештырылачак.

Рөстәм Миңнеханов гадәттән тыш вәзгыять режимы кертелүе тикмәгә генә түгел, дип ассызыклады. Барлык структуралар һәм хакимият органнары корылык нәтиҗәләрен йомшарту буенча чаралар өстендә эшләргә, барлык ресурслар да җәлеп ителергә тиеш. Республикада эчә торган суга кытлык кичергән торак пунктлар да бар.

Искәртеп үтик, иртәгә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә Татарстан Республикасында гадәтән тыш хәлләр турында кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең видеоконференция режимында утырышы узачак.

 
Казанда “Россиянең энергия буенча нәтиҗәле шәһәре” халыкара конференциясе башланды

Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова.

Бүген “Гранд-отель Казань” кунакханәсендә “Россиянең энергия буенча нәтиҗәле шәһәре” дип аталган халыкара конференция үзенең эшен башлап җибәрде.

РФ Региональ үсеш министрлыгы һәм Бөтендөнья банкы тарафыннан ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган конференция энергияне нәтиҗәле файдалануны тагын да нәтиҗәлерәк итү буенча муниципаль программалар әзерләү, гамәлгә ашыру һәм финанслау проблемаларын чишүгә багышланган. Ул, аерым алганда, шулар буенча энергияне нәтиҗәле куллану өлкәсендәге чараларны тормышка ашырганда Россия шәһәрләре алдына калыккан иң кискен проблемаларны табуны, башка илләр тәҗрибәсен өйрәнүне, Россия шәһәрләрендә энергияне саклый торган муниципаль программалар әзерләүдә ярдәм күрсәтүне максат итә. Шулай ук, күптән түгел кабул ителгән “Энергияне нәтиҗәле итү һәм энергияне саклау турында”гы Федераль закон положениеләрен һәм хәзер әзерләнә торган норматив-хокукый базаны нәтиҗәле кулланып булу мөмкинлекләрен шәһәрләр күләмендә аңларга булышу бурычы куела.

Ике көн барачак әлеге форумның рәсми ачылышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин ТР Президенты һәм Премьер-министры, үзе җитәкчелек иткән министрлык исеменнән сәламләп, Татарстанда без инде күптәннән энергияне янга калдыру юнәлешендә эш бара, ләкин шушы бер республикада гына да торак-коммуналь хуҗалыкны энергияне саклый торган итеп тәртипкә китерүгә 100 млрд. сумлап акча кирәк булачак, дип билгеләп үтте.

РФ Региональ үсеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Ирина Булгакова сүзләренчә, илдә электр һәм җылылык челтәрләрендә энергияне югалту искиткеч зур. Торак-коммуналь хуҗалык буенча, әйтик, 1971 елга кадәр салынган йортларда энергия югалту 30-50 процент чамасы тәшкил итә, чөнки ул вакытта нормативлар бөтенләй башка булган. Шуңа күрә, торак-коммуналь хуҗалыкта, бюджет өлкәсендә энергияне нәтиҗәле куллану түбән булуын исәпкә алып, стратегик бурыч-максатлар кую һәм эш юнәлешен тәгаенләү таләп ителә. Шулай ук, энергия чыганаклары бәясенең продукциянең үзкыйммәтенә һәм аның көндәшлеккә сәләтлелегенә тәэсире төп проблемаларның берсе булып тора.

Татарстан башкаласы Казанда уза торган “Россиянең энергия буенча нәтиҗәле шәһәре” конференциясенә Россиянең федераль хакимият органнары, Россия энергетика агентлыгы, энергияне нәтиҗәле куллану мәсьәләләре буенча халыкара экспертлар, Идел буе федераль округындагы 50ләп шәһәреннән шушы өлкәдә вәкаләте булган вәкилләр чакырылган.

 
Р.Миңнеханов: “Казан ислам илләре белән киңәш-табыш итү мәйданчыгына әйләнә”

Казан, 28 июнь, 2010, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова.

Соңгы елларда илдә күп кенә мөселман илләре белән хезмәттәшлекне җәелдерү һәм ныгытуга зур игътибар бирелә. Россия мөселман Көнчыгышында стратегик юнәлешен төгәл билгеләде дияргә була, бу исә аны ислам дөньясының фаразлап була торган партнеры итте. Россия Ислам конференциясенә 2005 елда күзәтүче буларак кабул ителгәч, хезмәттәшлек тагын да җанланды һәм ныгыды.

sammit

Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында ачылган “KAZANSUMMIT-2010” - II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында чыгыш ясаган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге халыкара оешма белән илебезнең хезмәттәшлеген җәелдерү өчен Татарстан уртак башлангычларда әйдәп баручы ролен башкара, Россиядә үзара мөнәсәбәтләрне яңа югары дәрәҗәдә тотарлык проектлар гамәлдә, мәсәлән, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме, Гомумроссия ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды һ.б.

Шулай ук Татарстанда әһәмиятле вакыйгалар, халыкара форумнар уздырыла, дип искәртте Президент. Әйтик, нәкъ менә Казанда, Россиядә беренче тапкыр буларак, 2008 елда мөселман мәгарифе сыйфаты һәм гуманитар мәсьәләләргә багышланган Ислам дөньясы фәннәр академиясенең XXVI фәнни конференциясе уздырылды, быел “Алтын мөнбәр” VI Халыкара мөселман киносы фестивале булачак. Шулай ук Казан ислам финанслары һ.б. кебек актуаль темалар буенча киңәш-табыш итү мәйданчыгына әйләнә бара: дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, эшлекле даирә кешеләр, шул рәвешле, якыннан аралашканнан соң, җитди проектлар барлыкка килә, бу юнәлештә эш бара, диде Р.Миңнеханов һәм хезмәттәшлек итүләре, инициативаларны күтәреп алулары һәм ярдәм күрсәтүләре өчен ислам дөньясының җитәкче даирәләренә, дипломатик хезмәт әһелләренә аерым-аерым рәхмәт белдерде.

Ислам конференциясе оешмасының әгъзасы булмаган ил территориясендә беренче тапкыр үткәрелә торган чара бу, дип, ТР Президенты Р.Миңнеханов II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын уздыру урыны итеп Татарстан сайлануы очраклы гына түгеллеген аңлатты: хәзерге Татарстан территориясендә моннан 11 гасырдан артык вакыт элек Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Россиядә беренче тапкыр ислам дине дәүләт дине буларак кабул ителгән. Шуңа күрә, ислам илләре белән уртаклыкларыбыз шактый күп, болар, аеруча, мәдәнияткә, дини традицияләргә кагыла, дип, Президент Татарстанның Россия киңлегендә үсештә булган төбәкләренең берсе булуын, ил күләмендә сәяси тотрыклылык, инвестицияләр җәлеп итүчәнлек һ.б. мәсьәләләрдә беренче “унлык”ка керүен искәртте һәм республиканың сәнәгати, икътисади куәте, транспорт инфраструктурасы, табигый байлыклары белән таныштырды.

Казанда 500ләп вәкил катнашында үтә торган II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын исә коммерциягә нигезләнмәгән Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды оештыра.
 
<< Başlat < Önceki 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Sonraki > Son >>

Sayfa 5 > 14
  TKA 2008