TR  |  EN  |  RU
turkey turkey   azerbaijan kazakhstan kyrgyzstan turkmenistan uzbekistan kktc qha TAT BAŞQ
Ana Sayfa
Birlik Hakkında
Üye Haber Ajansları
Bildiri
Başkanın Mesajı
Tüzük
Haberler



Tataristan
КАЗАНДА II ЕВРАЗИЯ СПОРТ УЕННАРЫ АЧЫЛДЫ
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова).
Кичә Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда яшүсмерләр һәм кызлар арасында икенче Евразия спорт уеннары ачылды. Турнир 13 яшьтән алып 17 яшькәчә меңнән артык спортчы катнашында уза.

4-11 сентябрьдә Казанда спортның 14 төре буенча ярышлар уза. Турнир Евразия икътисади берләшмәсе учреждениесенең 10 еллыгына багышланган, анда Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан, Россия, Таҗикстан һәм Украин вәкилләре катнаша. Алты ил вәкилләре арасында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаучы 18 татарстанлы бар.

Универсиада программасына кертелгән спорт төрләре буенча уза торган Уеннарны ачу тантанасында РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Юрий Нагорных, Россия Олимпия комитеты башкаручы директоры Марат Бариев, ЕврАзЭС генераль секретаре урынбасары Морат Мосатаев, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар катнашты. Тантанада шулай ук ярышларның баш судьясы – синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы Ольга Брусникина бар иде.

Рафис Борһанов турнирда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул Уеннарны оештыручыларга һәм катнашучыларга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле сәламләвен укыды. Шулай ук ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Татарстан Хөкүмәте исеменнән Казан уеннарында җиңелүчеләр булмаячак, дип ышандырды һәм яхшы ял теләде. Казанда булачак Универсиадага 3 ел калды, бу чорда Татарстан зур спорт уеннарында катнашучыларны кабул итәр әле дип өметләнүен белдерде.

Юрий Нагорных үз чиратында II Евразия спорт уеннары кунакчыл Татарстан җирендә, 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасын кабул итәчәк уникаль спорт объектлары базасында уза, дип белдерде. 

Морат Мосатаев ЕврАзЭС генераль секретаре Таир Мансуровның сәламләү хатын укыды. “Евразия уеннары спорт традицияләрен үстерү, спорт осталыгын күтәрү һәм яшь спортчыларга югары дәрәҗәдәге халыкара ярышларда чыгыш ясау тәҗрибәсе туплау мөмкинлеге бирә”, - диелә анда.

«КАИ-Олимп» комплексы, су полосы, йөзү, пуля ату, футбол һәм спорт гимнастикасы буенча ярышлар кабул итә торган спорт объектлары Евразия уеннарынң төп мәйданы булып торачак.
 
Татарстанда “халык санын алуга 100 көн кала” мәгълүмат проекты старт алды

Казан, 6 июль, 2010, «Татар-информ».

Кичә Татарстанда “халык санын алуга 100 көн кала” мәгълүмат проекты старт алды. Акция җәмәгатьчелек игътибарын 2010 елның 14-25 октябрендә узачак Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү мәсьәләләренә җәлеп итү максаты белән үткәрелә.

Акция бер атна дәвам итәчәк. Агымдагы елның 5-11 июлендә Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрү, гаммәви мматбугат чараларында халык санын алуга әзерлек барышы турында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр чыгышы планлаштырыла. Мәктәп яны лагерьларында мәгариф һәм дәүләт статистикасы бүлеге белгечләре балалар аудиториясе белән эшләүне активлаштырачак: викториналар, конкурслар үткәреләчәк, тематик стендлар әзерләнәчәк, дип хәбәр итә Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.

Халыкны мәгълүмат белән тәэмин итү максаты белән, шулай ук халык санын алуга карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендә мәгълүмати-аңлату эшләре алып барыла. Басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чаралары да халык санын алу темасына багышланган. Россия радиосында атна саен халык санын алуга багышланган викторина үткәрелә. Җиңүчеләр бүләкләнә. Идел буе федераль округында һәм Татарстан Республикасында гаммәви мәгълүмат чарлары арасында конкурслар игълан ителгән. Россиянең 12 зур шәһәрендә “Халык санын аалу” фестивале үткәрелә.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуга иң яхшы әзерлек һәм үткәрү конкурсында катнаша. Татарстанның оешмаларында һәм учреждениеләрендә халык санын алуга багышланган мәгълүмат стендларын ясау эшләре дәвам итә. Балалар аудиториясе белән эшләүгә зур игътибар бирелә: мәктәп һәм баалар бакчаларында, шәһәр яны лагерьларында балалар проектларын гамәлгә куялар. Уку елы ахырында дәресләр, класс сәгатьләре, тәкъдим итүләр, концертлар, конференцияләр, ата-аналар җыелышлары халык санын алу темасына багышланган иде. Балалар рәсемнәре һәм мәктәп иншалары конкурслары үткәрелә. Укытучылар һәм тәрбиячеләр балаларга уен рәвешендә халык саны алуның роле һәм мәгънәсен аңлата, ата-аналарны балалар проектларында катнашырга җәлеп итә.

 
Казанда XX Татар яшьләре көннәре узачак

Казан, 2 июль, 2010, “Татар-информ”.

6-12 июль көннәрендә Казанда XX Татар яшьләре көннәре узачак. Фестивальдә Россиянең 40 төбәгеннән һәм Әзәрбәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Латвия, Кытайдан татар яшьләре катнашачак.

Фестивальне оештыручы “Идел” яшьләр үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, Татар яшьләре көннәре кысаларында милләтебезнең яшь буыны татар язучылары, артистлары, төбәк милли-мәдәни мохтариятләр вәкилләре белән очраша алачак. Алар өчен шулай ук татар теле, хореография, вокал дәресләре, “түгәрәк өстәл”ләр, экскурсияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар каралган.

Татар яшьләре көннәрен уздыруның максаты – татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте өлкәсендә мәгълүмат белән алмашу, татар яшьләре оешмалары алдында торган проблемаларны хәл итү.

Фестивальдә катнашучылар Петровский бистәсендәге кунакханәдә яшәячәк. Татар яшьләре көннәренең тантаналы төстә ачылышы 7 июльдә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә булачак. Чараны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, “Идел” яшьләр үзәге оештыра.
 
Татарстан Президенты «Сухой» компаниясе башлыгы Михаил Погосян белән очрашты

Казан, 2 июль, 2010, «Татар-информ», Сергей Семеркин.

Кичә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сухой» Авиация холдинг компаниясе” ААҖ башлыгы Михаил Погосян белән очрашты.

Очрашуда Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен эш белән тәэмин итүдә катнашу, шул исәптә «Сухой» компаниясе ААҖ әйберләрен җыю производствосын ягъни аның өчен агрегат производствосы булдыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Шулай ук А.Н.Туполев исемендәге КДТУ әйдәп буручы университет буларак авиация һәм автомобиль тармагы өчен композит технологияләр өлкәсендә позиция алуы һәм А.Н.Туполев исемендәге КДТУның «Сухой» компаниясе ААҖ белән уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге буенча фикер алыштылар.

Очрашудан соң ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сөйләвенчә, Казан авиация җитештерү берләшмәсен эш белән тәэмин итү юллларының берсе – аның базасында композит материаллар производствосы булдыру. Композитларны авиация өлкәсендә генә түгел, ә автомобиль сәнәгатендә дә кулланырга мөмкин. Композит материаллар чыгарыла торган продукцияне көндәшлелеккә сәләтле итәчәк.
 
Фәрит Мөхәммәтшин: “Швейцария федерализмы безгә һәрвакыт кызыклы булды”

Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Швейцария Конфедерациясенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вальтер Гигер белән очрашты. Очрашуда нигездә сүз Швейцария кантоннары һәм Татарстан арасында төрле өлкәләрдә элемтәләр урнаштыру, республиканың 2011 елда Швейцария Конфедерациясендә Россия Федерациясе һәм Россия мәдәнияты елы кысаларында катнашу мөмкинлекләре турында барды.

Фәрит Мөхәммәтшин, кунакларны сәламләп, бу очрашуның элемтәләрне тагын да ныгытырга, ике якның бер-берсен яхшырак белергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. “Швейцария федерализмы безгә һәрвакыт кызыклы булды. Безнең республикада – ике дәүләт теле, ә сездә - дүрт. Россия федерализмы шартларында, әлеге юнәлештәге элемтәләр безнең өчен кызыклы. Без күпмилләтле һәм күпконфессиональ республикада яшибез. Татарстанда гомер итүче халыкларның телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятын саклау төп бурычыбыз булып тора”, - диде спикер.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренә караганда, Россия Федерациясе соңгы елларда төбәкара мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә. Билгеле: Татарстан да төрле субъектлар белән элемтәләрне ныгыта. Бүгенге очрашуда Швейцариянең бер кантонының республика белән багланышлар урнаштырырга теләве мәгълүм булды. “Мин сезне озак вакытлы хезмәттәшлеккә чакырам”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин кунакларга.

Швейцария Конфедерациясенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Вальтер Гигер да, үз чиратында, Россия төбәкләре һәм үз кантоннары арасында элемтәләрне ныгытырга теләвен хәбәр итте. Ул 2011 елда Швейцария Конфедерациясендә Россия Федерациясе һәм Россия мәдәнияты елында Татарстанны да катнашырга чакырды. Безнең республиканың милләтара сәясәте, мөселманнар һәм христианнар арасындагы вәзгыятьнең үзләре өчен кызыклы булуын белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Россия Федерациясе һәм Россия мәдәнияты елының йомгаклау чараларында гына катнашу түгел, бөтен өлкәләр буенча хезмәттәшлек итәргә теләвен билгеләп үтте.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, парламент комитетлары рәисләре катнашты.

 
<< Başlat < Önceki 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Sonraki > Son >>

Sayfa 4 > 14
  TKA 2008